ТР Экология министрлыгы инспекторлары профилактик визитлар үткәрүне дәвам итәләр

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Кама аръягы һәм Кама буе идарәләре инспекторлары  видеоконференцэлемтә форматында профилактик визитлар үткәрде. Моның өчен «МП Инспектор» мобиль кушымтасы кулланылды, ул реаль вакыт режимында сораулар бирергә һәм кирәкле мәгълүматларны алып, документлар тапшырырга мөмкинлек бирә.

Кама аръягы идарәсе инспекторлары «Авто-Стиль» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләренә 1-4 класс куркынычлы калдыкларга паспорт рәсмиләштерү, барлыкка килә торган барлык калдыкларның исәбен дөрес алып бару турында сөйләделәр, 2-ТП формасы буенча хисапларны ничек һәм кайчан тапшырырга кирәклеген аңлаттылар. Аерым игътибар барлык чыганакларны инвентаризацияләү кирәклегенә бирелде.

Кама буе идарәсе инспекторлары шулай ук «РИСА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен профвизит үткәрде. Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруда таләпләр турында искә төшерделәр һәм табигатьне саклау законнарын үтәү буенча киңәшләр бирделәр. Белгечләр шулай ук карьерлардагы эшләрнең торышы белән таныштылар һәм табигатьне саклау законнарын үтәү буенча тәкъдимнәр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International