Чаллыда экологлар калдыкларны рөхсәтсез туплау урынын теркәделәр

2025 елның 21 ноябре, җомга

ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша халыктан мөрәҗәгать килде. Чаллы халкы Автозавод районындагы рөхсәтсез чүплеккә зарлана.

Кама буе идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында хокук бозу расланды. Чүплектә автомобиль покрышкалары, төзелеш һәм көнкүреш калдыклары табылды.

Чүплекнең гомуми мәйданы – 269 кв.м, күләме – 134 куб.м.

Шәһәрнең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International