ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2024 ел
җомга

Санитар-экологик икеайлык исәбендә тагын бер нәтиҗәле күрсәткеч. Май аенда экологлар тарафыннан ачыкланган чираттагы санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән. 

Әлмәттә «Яшел Адым – Зеленый Шаг 2024» II Бөтенроссия студентлар экология фестивале старт алды. Биредә, «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты базасында, Татарстаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Самара өлкәсеннән, Ставрополь краеннан, Башкортстаннан, Дагыстаннан, Иваново, Волгоград, Новосибирск өлкәләреннән, Кырымнан һәм Удмуртиядән 120 студент берләшкән. 


18
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

20 июльдә Менделеевскида Кама елгасы ярларын бергәләп чистартачакбыз. «Тын таулар» пристанендә чүп-чардан җыештыру сәгать 11 дә башлана.

«Изге чишмә» – Хәтнә авылында урнашкан гаҗәеп үтә күренмәле сулы табигый чишмә.  

Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары гражданнар мөрәҗәгатеннән соң Тукай районының Калмаш авылына барып кайттылар. Битараф булмаган халык Бескачанка елгасының яр буенда махсус техника эшләве турында хәбәр итте. 


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Чүпрәле районы Городище авыл җирлеге башкарма комитеты җирле чокырдагы чүплекне бетерде. Чаралар экологларның кисәтүенә җавап итеп күрелде.

«Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты дәвам итә. Быел проектның төп этаплары «Сапсан» питомнигыннан (Мәскәү өлкәсе) 10 кошчыкны  китерү һәм волонтерлар лагерен оештыру булды.

Шыгрым тулган чокырдан туфракка сыек калдыкларның агып төшү факты Үзәк урам буенча Васильев Бужасы т.п. Төньяк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан ачыкланды. 


16
июль, 2024 ел
сишәмбе

Азнакай шәһәренең «Патриот» палаткалы лагеренда экологик дәрес үткәрделәр. Балаларга белем бирү чарасы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре килде.

Нурлат районын күзәтү барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Төрнәс авылында, Олы Сөлчә елгасының су саклау зонасында төзелеш калдыклары булуын ачыклаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International