ЭКОлидер-2024: без сезнең заявкаларыгызны көтәбез!

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Республика конкурсында ничек катнашырга? - бүген Экология министрлыгында муниципаль берәмлекләр вәкилләре өчен семинар уздырдылар. Видеоконференцэлемтә форматындагы чарага республиканың барлык районнарыннан да кушылдылар!

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелгы яңалык – сәнәгать предприятиеләренә генә түгел, муниципаль берәмлекләргә, мәгариф учреждениеләренә дә абсолют ЭКОлидер исеме өчен көрәшү мөмкинлеге булачак!

2024 елга үзеңнең экологик эшчәнлегең турында гариза һәм презентация рәсмиләштерергә кирәк. Конкурста катнаша алалар:

- сәнәгать предприятиеләре - «Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар» номинациясе

- муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре - «Җирле үзидарә органнары» номинациясе

- балалар бакчалары, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре - «Экологик белем» номинациясе

- тәрбиячеләр, укытучылар һәм педагоглар - «Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар» номинациясе

- иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар

- массакүләм мәгълүмат чаралары.

Конкурс буенча барлык материаллар белән безнең сайтта сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2024-7768429.htm

Катнашу буенча сораулар белән (843) 267-68-11 һәм (843) 264-23-67 телефоннары аша экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International