Суд экологларның дәгъвасын канәгатьләндерде һәм Лениногорск районы башкарма комитетына 4200 кв.м мәйданлы чүплекне бетерүне йөкләде.

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Лениногорск районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары каты көнкүреш калдыклары полигоны янында чүплек ачыкладылар. Чүплекнең гомуми мәйданы – 4200 кв.м, күләме – 3800 куб.м.

Лениногорск районы башкарма комитеты адресына башта кисәтү, аннары табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында дәгъва җибәрелде.

Кабат урынга чыкканда чүплекнең бетерелмәве, күләме кимемәве ачыкланды.

Таләпләрне ирекле үтәүдән баш тартканнан соң, Лениногорск район судына хокук бозуны бетерү турында гариза  юлланды. Экология министрлыгының дәгъвасы канәгатьләндерелде.

Хәзерге вакытта чүплек тулысынча бетерелгән, территория тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International