Россия Федерациясе субъектларының гомуми зачетында - республика мактаулы икенче урында.
Рейтинг 2023 ел нәтиҗәләре буенча «Экофон» әйләнә-тирә мохитне саклау фонды тарафыннан төзелгән. Экология, социаль җаваплылык һәм идарә өлкәләрендә региональ идарә системасының нәтиҗәлелеге бәяләнгән.
Рейтингны төзүчеләр министрлыкларның һәм ведомствоара мәгълүмат системаларының ачык мәгълүматларыннан, шулай ук Фонд платформасында җыела торган әйләнә-тирә мохитнең торышы турындагы мәгълүматлардан файдаланганнар.
ESG-рейтинг - ул бүлекләрнең балл бәяләренең үлчәнгән суммасы:
«Экология» - экологик факторларның халыкның яшәү сыйфатына, әйләнә-тирә мохитнең торышына, экологик һәм климат проектларының булуына һәм үтәлешенә йогынтысы өлешендә регионда экологик иминлеккә идарә итү системасын бәяләү,
«Җәмгыять» - субъектның башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең социаль өлешен бәяләү,
«Идарә» - дәүләт идарәсе системасының һәм практикасының куркынычларын һәм сыйфатын бәяләү.
Экологик блокны анализлау вакытында 60 күрсәткеч (чагыштырма авырлыкның 34% ы) бәяләнгән, шулар арасында калдыкларның күләме, суның торышы, климат, махсус сакланучы территорияләрнең булуы, туфракның торышы, энергетика үсеше, һаваның торышы бар.
Социаль блок 52 күрсәткечне (33%) үз эченә ала - демографик параметрлар, мәгариф һәм фән, инфраструктура һәм торак, халыкның чыгымнары һәм керемнәре, халыкның мәшгульлеге, сәламәтлек саклауның торышы.
Идарә блогы төбәктә дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген һәм финанс мәгълүматларын чагылдырган 24 күрсәткечне (33%) бәяләүгә юнәлдерелгән.
Рейтинг нәтиҗәләре белән Экофон кушымтасы сайтында «Регионнар рейтингы» – «Рейтинг ESG» бүлегендә танышырга мөмкин https://приложение.экофон.рф/.
Рейтинглау методологиясен «Кушымта турында» бүлегендә карап була
Россиянең әйләнә-тирә мохитне яклау фонды – Экофон коммерциячел булмаган оешмасы 2021 елның сентябрендә нигезләнгән һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге бурычларны үтәүгә, биологик төрлелекне саклауга гражданлык җәмгыятенең җәлеп ителүен арттыруга, үсеп килүче буын арасында экологик фикерләү һәм экологик культура формалаштыруга ярдәм итә торган экологик һәм социаль юнәлешле проектларны гамәлгә ашыра.