Татарстанда су җыю корылмаларына ревизия ясау төгәлләнә. Республика – мондый программа гамәлгә ашырыла торган иң беренче һәм сынау төбәге.

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Татарстан Рәисе ярдәме белән 2021 елдан Экология министрлыгы һәм  «Геоүзәк» ДБУ цифрлы һәм юл картасы төзиләр, анда барлык су алу корылмалары һәм скважиналар исәпкә алыначак. Мондый бердәм реестр Россиядә әле барлыкка килә генә башлады.

Татарстанның 43 муниципаль районыннан барлыгы 3ен тикшерәсе калды: Әлмәт, Әлки һәм Спас районнары.

Ревизия нәрсәне күрсәтте? Һәм ничә районның җир асты суларын чыгаруга лицензиясе юк?

Бүген «Эфир» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруында 19.50 һәм 22.50 сәгатьләрдә «Перехват» тапшыруыннан соң сөйләрбез. Безнең белән бергә карагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International