Бүген Экология министрлыгында экология министры Александр Шадриков җитәкчелегендә Фәнни-техник советның киңәйтелгән утырышы узды

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты җитәкчелеге, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашында экология министры Александр Шадриков җитәкчелегендә Фәнни-техник советның киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта Зур һәм Кече Зәңгәр күлләрнең заманча экологик торышын мониторинглау һәм бәяләү нәтиҗәләре, шулай ук күлләр системасына рекреацион йөкләнешне җайга салу буенча фәнни нигезләнгән тәкъдимнәр каралды. Зәңгәр күлләр системасының экологик торышын фәнни-тикшеренү эше Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү кысаларында «Зәңгәр күлләр» махсус саклана торган табигый территориясен киләчәктә үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә йомгаклары буенча үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International