Бүген Атказанган фән эшлеклесе Татьяна Владимировна Рогова үзенең юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Экология министры Александр Шадриков биология фәннәре докторы, «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү ФДАМУ Экология, Биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы профессоры Татьяна Владимировна Рогованы юбилее белән котлады һәм экология өлкәсендә карала торган барлык проектларда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм киләчәктә уңышлар теләде.

Татьяна Владимировна – Татарстанның Атказанган фән эшлеклесе, РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, РФ Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясе лауреаты, Үсемлекләрне тикшерүчеләрнең халыкара ассоциациясе әгъзасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Фәнни-техник советы әгъзасы.  

Ул Россия Федерациясендә экологик белем бирү системасын эшләүдә катнашты, Татарстанның экологик челтәрен булдыру, Россия Федерациясендә биологик төрлелекне саклау буенча эшләрнең координаторы булып тора. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясенә лаек (2000 ел).

Татьяна Владимировна шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабын һәм Татарстан Республикасының махсус сакланылучы табигый территорияләренең дәүләт реестрын төзүдә катнашты.

Министрлык коллективы Татьяна Владимировнаны юбилее белән котлый һәм Министрлык белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм ведомствоның югары квалификацияле белгечләрен әзерләве өчен зур рәхмәт белдерә! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм игелек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International