Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең
Әлмәтнең “Балалар үстерү үзәге” педагоглары 57нче “Сандугач” балалар бакчасында Халыкара Җир-Ана көненә багышланган бәйрәм үткәрде, чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Җир-Ана көненең төп герое – Шүрәле кош һәм җәнлекләрнең “зарлар китабына” табигатьтә үзен начар тоткан кешеләргә карата язган сүзләрен укып күрсәтте. Ә балалар шигырь сөйләде, биеде, түгәрәк әйләнде, уеннар уйнады, сәхнә тамашасы күрсәтте. Бәйрәм
Күп профильле Чистай колледжында Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелде. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе вәкилләре дә
Узган ял көннәрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт район башкарма комитеты хезмәткәрләре, барлыгы 60 кеше, Әлмәт сусаклагычы ярларын җыештырды. Эштә 3 махсус техника кулланылды. Барлыгы
Бишбалта бистәсен җыештыру өмәсе үткәрелде, аңа 2000нән артык кеше – волонтерлар, җәмәгать оешмалары, Рус географик җәмгыяте, Экология министрлыгы, башка министрлык һәм тармаклар, табигать саклау структуралары вәкилләре чыкты. Өмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Михнеханов та катнашты. Үзенең тәбрик чыгышында ул бигрәк тә Бишбалта буасын яңарту планын искә алып, буа суын пычрату чыганакларын бетерергә, объектны аерым контрольгә алырга кирәклекне ассызыклады. Экология министры Фәрит Габделганиев та: “Хәзерге вакытта буа бик катлаулы хәлдә, ләкин аны яңадан торгызып була. Бүген аның яр буйлары җыештырылды, ләкин әле су төбенә утырган ләмнәрне дә чистартасы бар”, – дип
23 апрель көнне Казан өмәсенең үзәк мәйданында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев #ЭКОЯЗ2016 акциясендә иң актив һәм иҗади катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр – смартфоннар
Казан – Бөреле – Казан – Аэропорт маршруты буенча тимер юл буйларын комиссион күзәтү үткәрелде. Аның барышында 40тан артык рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды. Күбесе Биектау районындагы, Казанның Идел буе, Вахитов, Совет районнарындагы бакчачылык ширкәтләре һәм гараж кооперативлары янында барлыкка килгән.
Күзәтүдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Татарстан Урман хуҗалыгы
22 апрельдә Язгы Игелек көненә һәм халыкара Җир-Ана көненә багышланган чаралар булып узды. Шул исәптән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлангычы һәм күп кенә мәгариф оешмаларының социаль партнеры булган “Параллакс” компаниясе ярдәме белән, Казан шәһәренең терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар тәрбияләнә торган 4нче коррекцион интернат-мәктәбенең яшеллек зонасы төзекләндерелде, “Параллакс” китерткән 50 спирея һәм барбарис утыртылды.
“Шефлар белән мондый уртак акцияләр кешеләрнең иң яхшы сыйфатларын ачарга, балаларда табигатькә сак караш һәм
Бүген Казан шәһәр башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җитәкчелегендәге экологлар делегациясе эш визиты белән көнкүреш химиясе һәм майлы продукция җитештерүче “Нәфис груп” компаниясенә барды. Делегацияне “Казан май экстракциясе заводы” АҖ баш инженерының беренче урынбасары Фәрит Газитуллин һәм “Казан май комбинаты” АҖ баш инженеры – техник директоры Роман Сергеев озата йөрде. Министрлык һәм Башкарма комитет вәкилләре майлы орлыкларны кабул итү, чистарту, киптерү һәм саклау цехында, орлык әзерләү һәм пресслау цехында, экстракция цехында, түп грануллау цехында, түп складында, май складында, майны иссезләү һәм чистарту, майонез һәм кетчуп ясау
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында фәнни-техник советның әйләнә-тирәлекне саклау секциясе утырышы булып узды. Анда экология министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислек итте, ТР Экология министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР идадрәсе, Россия Табигать күзәтчелегенең ТР идарәсе, Казан ш. башкарма комитеты,