Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында фәнни-техник советның әйләнә-тирәлекне саклау секциясе утырышы булып узды. Анда экология министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислек итте, ТР Экология министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР идадрәсе, Россия Табигать күзәтчелегенең ТР идарәсе, Казан ш. башкарма комитеты, “Водоканал” МУП, Австриянең “ANDRITZ” концерны белгечләре катнашты. “Казан ш. коммуналь юынтылары утырымын күп профильле “ANDRITZ” индустрия концернының ләмне киптерүгә нигезләнгән технологиясе буенча эшкәртү һәм утильләштерү” дигән мәсьәлә каралды. Нәтиҗәдә “Водоканал”ның ләм утырымнарын утильләштерүдә әлеге технологияне куллануның максатка ярашлылыгын арытаба тикшерергә карар ителде.
Министрлыкның матбугат хезмәте