Бүген Казанда #ЭКОЯЗ2016 конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2016 елның 23 апреле, шимбә
Билгеле булганча, санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашучылар өчен конкурс оеш­тырган, анда катнашучылар өмәдә я акциядә төшергән үз фотоларын я видеоларын #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга тиеш иде. 23 апрель көнне Казан өмәсенең үзәк мәйданында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев #ЭКОЯЗ2016 акциясендә иң актив һәм иҗади катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр – смартфоннар һәм планшетлар тапшырды. (Аларга “Халык контроле” кушымтасы инде куелган иде.) Министрның әйтүенчә конкурс комис­си­ясенә туган як табигатен саклауга үз өлешен кертергә омтылучылардан меңнән артык публикация тапшырылган, бу эшкә балалар бакчасыннан алып зур-зур оешмаларга кадәр кушылган, шунлыктан җиңүчеләрне сайлау да катлаулы мәсьәлә булган. #ЭКОЯЗ2016 конкурсында җиңеп чыктылар: 1 урын – Айдар Заһиров (Instagramдагы аккаунты: aidar.zagirov); 2 урын – Фәрит Равилов (Instagramдагы аккаунты: ravilovfarit); 2 урын – Татьяна Сергачева (Instagramдагы аккаунты: bonia8493); 3 урын – Ранил Шәрифҗанов (Instagramдагы аккаунты:  rsharifzyanov); 3 урын – Елена Маслова (Instagramдагы аккаунты: ip.masloff); 3 урын – Людмила Чекалкина (Instagramдагы аккаунты: mbdoy83).

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International