Бишбалтада җыештыру бәйрәме

2016 елның 23 апреле, шимбә

Бишбалта бистәсен җыештыру өмәсе үткәрелде, аңа 2000нән артык кеше – волон­терлар, җәмәгать оешмалары, Рус географик җәмгыяте, Экология министрлыгы, башка министрлык һәм тармаклар, табигать саклау структуралары вәкилләре чыкты. Өмәдә Татарстан Прези­ден­ты Рөстәм Михнеханов та катнашты. Үзенең тәбрик чыгышында ул бигрәк тә Бишбал­та буасын яңарту планын искә алып, буа суын пычрату чыганакларын бетерергә, объектны аерым контрольгә алырга кирәклекне ассызыклады. Экология министры Фәрит Габделганиев та: “Хәзерге вакытта буа бик катлаулы хәлдә, ләкин аны яңадан торгызып була. Бүген аның яр буйлары җыештырылды, ләкин әле су төбенә утырган ләмнәрне дә чистартасы бар”, – дип белдерде. (Моңарчы Бишбалта буасын Рус географик җәмгыяте чумучылары тикшереп, су асты картасын төзегән, анда калдыклар иң күп тупланган урыннарны билгеләгән иде инде.)

Президент Рөстәм Миңнеханов Бишбалтада шулай ук, “Кораб урманын яңадан торгызу” проекты кысаларында, агач утыртты. Аңа Россия Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев, Илдар Гыйльметдинов, Идел регион-ара табигать саклау прокуроры Олег Даминов, Татарстан Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе башлыгы – Татарстанның баш ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Федераль ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек службасының Татарстан идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбибов, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмаз Назыйров кушылды.

Өмәдә иң күп чүп-чар җыючыларга призлар – велосипедлар һәм сәяхәт чатырлары бирелде. Раиф училищесында тәрбияләнүчеләр экологик мастер-класс үткәреп, халыкны сыерчык оялары ясарга өйрәтте. Өмәчеләр өчен “Мураками” төркеме концерт күрсәтте. Кыр кухнясы халыкны солдат боткасы белән сыйлады.

Бөтен республика буенча исә генераль җыештыруга 250 меңнән артык кеше чыкты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International