22 апрельдә Язгы Игелек көненә һәм халыкара Җир-Ана көненә багышланган чаралар булып узды. Шул исәптән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлангычы һәм күп кенә мәгариф оешмаларының социаль партнеры булган “Параллакс” компаниясе ярдәме белән, Казан шәһәренең терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар тәрбияләнә торган 4нче коррекцион интернат-мәктәбенең яшеллек зонасы төзекләндерелде, “Параллакс” китерткән 50 спирея һәм барбарис утыртылды.
“Шефлар белән мондый уртак акцияләр кешеләрнең иң яхшы сыйфатларын ачарга, балаларда табигатькә сак караш һәм эш күнекмәләре формалаштырырга булыша” диде экология министрлыгының Экология белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова.
“Шәһәрнең төрле балалар оешмаларына, өлкәннәргә булышу безнең компаниядә игелекле бер традициягә әйләнде”, – диде “Параллаксның финанс директоры, интернат-мәктәптә узган акцияне оештыручы Дмитрий Кузнецов.
Министрлыкның матбугат хезмәте