Әлмәттә балалар бакчасында Җир-Ана көне билгеләп үтелде

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Әлмәтнең “Балалар үстерү үзәге” педагоглары 57нче “Сандугач” балалар бакчасында Халыкара Җир-Ана көненә багышланган бәйрәм үткәрде, чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Җир-Ана көненең төп герое – Шүрәле кош һәм җәнлекләрнең “зарлар китабына” табигатьтә үзен начар тоткан кешеләргә карата язган сүзләрен укып күрсәтте. Ә балалар шигырь сөйләде, биеде, түгәрәк әйләнде, уеннар уйнады, сәхнә тамашасы күрсәтте. Бәйрәм бик күңелле узды. Җир-Ана көне аркылы балалар табигатьтә үзеңне ничек тоту, үзеңнән соң чүп-чарны җыеп алу, калдыкларны кабат файдалану турында күп нәрсәләр белде. Ахырда экологлар балаларга һәм педагогларга рәхмәтләр әйтте, экологик чара оештырган өчен Диплом тапшырды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International