Бүген Казан шәһәр башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җитәкчелегендәге экологлар делегациясе эш визиты белән көнкүреш химиясе һәм майлы продукция җитештерүче “Нәфис груп” компаниясенә барды. Делегацияне “Казан май экстракциясе заводы” АҖ баш инженерының беренче урынбасары Фәрит Газитуллин һәм “Казан май комбинаты” АҖ баш инженеры – техник директоры Роман Сергеев озата йөрде. Министрлык һәм Башкарма комитет вәкилләре майлы орлыкларны кабул итү, чистарту, киптерү һәм саклау цехында, орлык әзерләү һәм пресслау цехында, экстракция цехында, түп грануллау цехында, түп складында, май складында, майны иссезләү һәм чистарту, майонез һәм кетчуп ясау участокларында булды, җитештерү технологиясе, табигать саклауга һәм атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр ташлауны киметүгә юнәлтелгән чаралар белән танышты.
Фәрит Газитуллинның әйтүенчә, предприятиедә Курган ш. “Мельмаш” заводында эшләнгән У21-ББЦ табындагы 43 газ чистарту корылмасы (бәтәрәйле циклон) эшли. Орлык тузаны 95-98%ка тотыла. Шулай ук гексанны автоцистернадан саклау чанына бушатканда аның парларын тоту абсорберы; әйләнешле эреткечне рекуперацияләү участогында тагын бер абсорбер бар.
“Предприятиенең заманча югары технологик җиһазлары әйләнә-тирәлеккә йогынтыны шактый киметергә мөмкинлек бирә. “Нәфис груп” компанияләр төркеменең әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә күп кенә уңышлары бар”, – диде экология министры Фәрит Габделганиев һәм экологик проблемаларны чишүдә хезмәттәшлеккә әзерлеген белдерде.
Предприятиенең җитештерү процессы һәм табигать саклау эшчәнлеге белән танышу йомгаклары буенча Экология министрлыгы һәм “Нәфис груп” компанияләр төркеме җитәкчеләре атмосферага пычраткыч матдәләр ташлауны киметү һәм экологик мониторинг буенча закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә арытаба хезмәттәшлек турында килештеләр.
Министрлыкның матбугат хезмәте