Халыкара Җир-Ана көне Чистай колледжында зур концерт белән билгеләп үтелде

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Күп профильле Чистай колледжында Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелде. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе вәкилләре дә катнашты. Чарада табигать турында җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Экологлар педагогларга балаларны табигать саклау чараларына җәлеп иткәннәре, экологик тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдереп, мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International