Экологлар тимер юл буендагы иң пычрак урыннарны ачыклады

2016 елның 22 апреле, җомга

Казан – Бөреле – Казан – Аэропорт маршруты буенча тимер юл буйларын комиссион күзәтү үткәрелде. Аның барышында 40тан артык рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды. Күбесе Биектау районындагы, Казанның Идел буе, Вахитов, Совет районна­рындагы бакчачылык ширкәтләре һәм гараж кооперативлары янында барлыкка килгән.

Күзәтүдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан ида­рәсе, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан һәм Татарстан район хакимиятләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

“Тимер юл буйларын узган атнада күзәткәндә Экология министрлыгы инспекторлары 50ләп бозу ачыклаган иде. 23 апрельгә кадәр алар бетерелергә тиеш, юкса штрафлар салыначак”, – диде экология министры Фәрит Габделганиев.

“Уртак бурычыбыз – юл буйларын, муниципаль җирләрне, башкарма комитетлар хезмәтләндерә торган җирләрне ярашлы хәлгә китерү”, – диде министр урынбасары Илһам Сабиров.

Киләсе комиссион күзәтүне май бәйрәмнәреннән соң үткәрү ният ителә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International