ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2016 ел
җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республикада Су саклау зоналары елын әзерләп үткәрү комитетының 2нче утырышы булып узды. Анда елгаларның яр буйларын һәм су саклау зоналарын тәртипкә китерү һәм төзекләндерү, су объектларына иркен баруны тәэмин итү кебек мәсьәләләр, эшләнгән эшләрнең урталык нәтиҗәләре каралды. 

2016 елның 23-25 ноябрендә Казанда VII “Чиста су. Казан” махсус күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә. Бу ике чараның бергә үткәрелүе алдынгы технологияләр күрсәтүне су хуҗалыгы тармагы алдында торган проблемалар турында фикер алышу белән берләште- рергә мөмкинлек бирәчәк. Киң колачлы программага түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, семинарлар, презентацияләр һәм башкалар кертелгән. Күргәзмәдә катнашучы предприятиеләр су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, коммуналь һәм индустриаль су бирү, юынты суларны чистарту һ.б. буенча бик күп җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәчәк.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Алексеевск районындагы Биләр тарих-археология музей-тыюлыгында, халыкара “Сәләт” белем бирү форумы кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, “Эко-Татарстан” профильле мәйданчыгы ачылды.

Президент “Фәнсар” стационар фән-белем бирү үзәген, атмосфера һавасы пробаларын алып тикшерү буенча күчмә экологик лабораторияне, сөйләм технологияләре буенча ИТ-лабораторияне, медиа-үзәкне карады, “Экологик электростанция” семинарында катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре аны җиһазлар белән таныштырды, тирә-якны кош очар биеклектән 4К форматында күрсәтә торган интеллек­туаль системалы Phantom

Бүген Әлмәт районындагы “Дуслык” балалар савыктыру лагерында, Татарстан Прези­денты Рөстәм Миңнеханов катнашында, Яшь геологларның III ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасы булып узды. Чарада шулай ук Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе Евгений Киселев

Сулык саклау зоналары елы кысаларында үткәрелгән зур күләмле реконструкциядән соң Әлмәт шәһәре күлендә туризм һәм ял зонасы ачылды.

Зонаны ачу тантанасында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев: “Татарстан федераль округның иң күп сулы төбәге булып тора. Бездә күлләр генә дә 8 меңләп. Су ресурслары теләсә нинди территориянең уңайлык күрсәткече булып тора, халыкның, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының яшәеше аларның торышы­на, күләменә, кулланыш режимына бәйле. Безнең максат – үзенчәлекле табигать зонала­рын халык ял итә торган урыннарга әйләндерү”, – дип белдерде.

“Петуховка бистәсендә канализация базлары герметикланды, берничә тапкыр су проба­ларын анализлау күлгә юынты ташлауның

Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть компанияләре белән традицион еллык киңәшмә үткәрде. Чарада Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкла­рыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашты.


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

13 июньдә Татарстанда яр буйларын җыештыру акциясе башлана. Анда муниципаль хакимият, җирле үзидарә органнары вәкилләре, иреклеләр һәм җәмәгать оешмалары активистлары, студентлар

Әлмәт районында, “Кояшлы” һәм “Дуслык” балалар савыктыру лагерьларында Яшь геологларның II ачык кыр олимпиадасы башланды. Ул 17 июльгә кадәр барачак. Олим­пиадада Татарстаннан


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу

Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия теле­фоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп эко­патруле”  мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтима­гый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек­ләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атм


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International