Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Чаллы шәһәр башкарма комитеты ярдәме белән алтынчы “Яшел урам” эколо- гик акциясе үткәрелде – Белоус бистәсенең Наратлы урамына да макулатураны, пластик- ларны һәм металлны аерым җыю контейнерлары куелды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/antikorruptsionniy-vestnik.htm), “Антикор- рупционный вестник” (“Коррупциягә каршылык хәбәрләре”) электрон журналының чираттагы саны урнаштырылды. Аны коррупцион һәм бүтәнчә хокук бозуларны профи- лактикалау буенча җаваплы Гөлназ Әбләева әзерләгән. Журналда Министрлыкның 2016 елның 2 кварталындагы коррупциягә каршылык
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге белгечләре Казанның Вахитов районындагы 283нче балалар бакчасында, педагоглар белән бергә, табигатьтә үз-үзеңне тотуга багышланган акция үткәрде. Ел саен 23 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне турында да искә алып үтелде. Балалар бакчасы мөдире Айзирәк Андрееваның әйтүенчә, биредә балаларны әйләнә- тирә табигать белән таныштыруга зур игътибар бирелә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Казанның Авиатөзүчеләр районындагы Зәңгәр күлдә “Чиста яр” экологик акциясе үткәрде. Яшь волонтерлар, “Чис- таБулыр” хәрәкәте активистлары күл ярларын буш шешәләрдән, ашамлык калдыкларын- нан, пластик пакетлардан арындырды. 7нче трассадан алып Зәңгәр күлгә кадәрге арадан 30 зур капчык чүп-чар җыеп озатылды
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булып узды, анда “Җир асты байлыклары турындагы иясе Татарстан Республикасы булган геологик белешмәләрне куллану кагыйдәләрен раслау турындагы” Татарстан Министрлар Кабинеты карары проекты тикшерелде. Совет рәисе Андрей Калайда үз чыгышында: “Документ бик кирәкле һәм вакытлы. Беренче тапкыр буларак
Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадиев Татарстан экологлары тәҗрибәсен өйрәнү өчен Казанга килде. Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев аны республика экологлары куллана торган заманча җиһазлар, иң яңа технологияләр, матди-техник база белән таныштырды. “Сезнең тәҗрибә безнең өчен дә, тулаем Россия өчен дә файдалы, һәм без төрле юнә- лешләрдә гел аралашып торабыз, – дип белдерде И.Һадиев. – Бу юлы бигрәк тә “Ачык Хөкүмәт” белешмәләр системасын ошаттым
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының министр Фәрит Габдел- ганиев җитәкләгән командасы һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе вә- килләре Иләт елгасы буйлап йөзде. Йөзеш Биектау районы Наратлык авылыннан башланды. “Без Иләт ярларының чүп-чарлы урыннарын ачыклый бардык, бәхеткә каршы, алар аз булып чыкты. Мондый эшләрне арытаба да алып барачакбыз”, – дип белдерде экология министры Фәрит Габделганиев. Иләт – 220 км озынлыктагы
20 июльдә Казанда фәнне популярлаштыру буенча Россиядә иң күләмле бер вакыйга булачак “КФУда PRO ФӘН” циклы кысаларында чираттагы “Фән төне” үткәреләчәк. Бу юлы фән казанышлары турында халыкка аңлаешлы телдә Казан Федераль университеты- ның Экология һәм табигатьтән файдалану институты һәм Фундаменталь медицина һәм биология институты белгечләре – медиклар, биологлар, экологлар, климатологлар сөйләя- чәк – 12 фәнни-популяр лекция укыячак. Тыңлаучылар шулай ук микробиология кафедрасында микроорганизмнарны микроскоптан күзәтә алачак
Казанда яшәүче берәү Борисково бистәсендәге күлгә төзелеш калдыклары ташлану турында Татарстан Экология министрлыгына хәбәр иткән, калдык ташучы КаМАЗның һәм тракторның фотосын да биргән иде. Якындагы йорт иясе 7200 кв.м.лы күлнең 20%ын күмеп өлгергән, шулай итеп үз кишәрлеген киңәйтергә теләгән. Бу исә РФ КоАП 7.6 статьясын бозу булып тора.
“Яшел урман” бистәсе, Идел тугае, эссе ял көне, пляжда алма төшәрлек түгел. Тик аны ял итүчеләр түгел, ә автомобильләр басып алган. Пляж түгел, ә автомобиль көтүлеге. Су керергә, балалар белән ял итәргә мөмкин түгел. Җитмәсә үз артларыннан чүп-чар ташлап калдыралар. Машина ияләренең күбесе су саклау зонасында тукталуның 4.5 мең сумга төшү ихтималын да белми...