Су саклау зоналары елын үткәрү турында сөйләшү булып узды

2016 елның 15 июле, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республикада Су саклау зоналары елын әзерләп үткәрү комитетының 2нче утырышы булып узды. Анда елгаларның яр буйларын һәм су саклау зоналарын тәртипкә китерү һәм төзекләндерү, су объектларына иркен баруны тәэмин итү кебек мәсьәләләр, эшләнгән эшләрнең урталык нәтиҗәләре каралды. “Индустрия предприятиеләренең чистарту корылмалары юынты суларны нормативка җит- кереп чистартмый”, – дип белдерде Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе җитәк- чесе урынбасары Лилия Гайнетдинова һәм югары технологияле корылмалар төзү мәсьәләсен күтәрде. Казан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев исә уңай мисаллар китерде. – Кабан күленә, Казансу һәм Нокса елгала- рына агып төшүче явым канализациясе челтәрләрендә 3 яңа чистарту корылмасы кулланышка кертелгән һәм штатлы режимда эшли. Якын арада тагын 9 шундый заманча корылма сафка басачак. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның әйләнә- тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакировның доклады су объектла- рының су саклау зоналары торышына региональ дәүләти экологик күзәтчелек йомгакларына багышланды. – Экология министрлыгы инспекторлары быел 1нче яртыеллыкта су саклау за- коннары бозылуның 796 очрагын ачыклаган (2015 елда барлыгы 536 булган). 4 миллион сумнан артык штрафлар салынган. Аеруча зур игътибар юынты суларны чистартмыйча я пыч- раткыч матдәләрне күп калдырып ташлауга бирелә, чөнки бу Татарстан сулыклары пычрану- ның төп сәбәбе булып тора. Автотранспорт чараларының су саклау зоналарында йөрүе һәм тукталуы, су объектын башбаштак биләү я аны куллану шартларын бозу фактлары да күп ачыклана. Министр Фәрит Габделганиев күзәтчелек органнарына бозуларны булдырмау буенча эшләрне активлаштырырга кушты. “Җәй уртасында күпчелек гражданнар су объектлары янында ял итәргә ярата, шуңа күрә су саклау законнары ешрак бозыла. Халыкка күбрәк аңлатырга кирәк. Инспекторлар якын араларда махсус операцияләр үткәрсен”, – дип белдерде. Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International