Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадиев Татарстан тәҗрибәсе белән танышты

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадиев Татарстан экологлары тәҗрибәсен өйрәнү өчен Казанга килде. Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев аны республика экологлары куллана торган заманча җиһазлар, иң яңа технологияләр, матди-техник база белән таныштырды. “Сезнең тәҗрибә безнең өчен дә, тулаем Россия өчен дә файдалы, һәм без төрле юнә- лешләрдә гел аралашып торабыз, – дип белдерде И.Һадиев. – Бу юлы бигрәк тә “Ачык Хөкүмәт” белешмәләр системасын ошаттым: әйләнә-тирәлекне саклау эшенә барлык органнарны җәлеп итә торган ул ресурс аркасында бөтен Татарстан бер команда кебек эшли. Татарстан төзегән экология буенча җәмәгать инспекторлары институты исә Баш- кортстанда да кулланылачак, чөнки экология мәсьәләләрен санкцияләр һәм штрафлар белән генә чишеп булмый, гражданнарның актив катнашы да сорала.” Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, үз чира- тында: “Күршеләр белән тәҗрибә уртаклашу безнең өчен гадәти эш. Бу юлы кунагыбызны Татарстанда Су саклау зоналары елы үткәрү кысаларында кулланыла торган ысуллар һәм хокукый практика белән таныштырдык, аңа суда эш итү җиһазларын күрсәттек. Әйткән- дәй, безнең ярга чыга торган катерыбыз да бар: аның ярдәмендә 4 инспектор бер көн эчендә 50 км яр буен тикшерә ала. Безнең министрлыклар алдында эре нефть эшкәртү предприятиеләре белән эшләү, зур шәһәрләрдә әйләнә-тирәлеккә йөкләнешне киметү кебек охшаш бурычлар тора. Арытаба без кайбер административ киртәләрне гадиләштерергә ният итәбез”, – дип белдерде. Визиты кысаларында Илдар Һадиев шулай ук әйләнә-тирәлекне күзәтү буенча күчмә һәм стационар постлар, шул исәптән хромато-масс-спектрометрия комплексы белән җиһазланган, һавадагы 100 меңнән артык пычраткыч матдәне танырга, 43 күрсәткеч буен- ча күләм анализы ясарга сәләтле, Россиядә беренче күчмә лабораторияне карады. Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International