Зәңгәр күл буе чистартылды

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Казанның Авиатөзүчеләр районындагы Зәңгәр күлдә “Чиста яр” экологик акциясе үткәрде. Яшь волонтерлар, “Чис- таБулыр” хәрәкәте активистлары күл ярларын буш шешәләрдән, ашамлык калдыкларын- нан, пластик пакетлардан арындырды. 7нче трассадан алып Зәңгәр күлгә кадәрге арадан 30 зур капчык чүп-чар җыеп озатылды. “Территорияне чистартудан тыш, акция тәрбия максатларын да күздә тота. Монда ял итәргә килүчеләргә дә үрнәк күрсәтәбез. Бу яшьләрнең хезмәтен алар да тиешенчә бәяләр дип ышанам”, – ди Үзәк территориаль идарәнең әйләнә-тирәлекне саклау инспекторы Анна Апаева. Яр буйларын чүп-чардан чистарту буенча “Чиста яр” акциясе Татарстанда 13-23 июль- дә үткәрелә. Анда муниципаль хакимият, җирле үзидарә органнары вәкилләре, иреклеләр һәм җәмәгать оешмалары активистлары, студентлар һәм мәктәп балалары, төрле тармак- лар һәм структуралар хезмәткәрләре, битараф булмаган бүтәннәр катнаша. Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International