20 июльдә Казанда фәнне популярлаштыру буенча Россиядә иң күләмле бер вакыйга булачак “КФУда PRO ФӘН” циклы кысаларында чираттагы “Фән төне” үткәреләчәк. Бу юлы фән казанышлары турында халыкка аңлаешлы телдә Казан Федераль университеты- ның Экология һәм табигатьтән файдалану институты һәм Фундаменталь медицина һәм биология институты белгечләре – медиклар, биологлар, экологлар, климатологлар сөйләя- чәк – 12 фәнни-популяр лекция укыячак. Тыңлаучылар шулай ук микробиология кафедра- сында микроорганизмнарны микроскоптан күзәтә алачак, ботаника һәм үсемлекләр физи- ологиясе кафедрасында тукыма һәм күзәнәкләрнең ничек “пыялада үсүе” белән таныша, хәтта пробиркада үз үсемлеген үстереп карый алачак. Катлаулы темалар, әйтик, фармако- логия нигезләре интеллектуаль квест форматында биреләчәк. Теләүчеләр үзләре алып килгән суның сыйфатын билгели, яшелчәләрдә һәм популяр маркалы сутларда нитрат күләмен үлчи, төрле мобиль телефоннарның нурланыш дәрәҗәсен бәяли алачак, һаваның дымлылыгын, җилнең юнәлешен һәм тизлеген үлчәргә өйрәнәчәк. Шулай ук кәүсә күзә- нәкләр, кеше геномы, әйләнә-тирәлекне саклау буенча биотехнологияләр, күзәнәкләрдән ясалган “киборглар”, Җир климатына янаган куркынычлар турында күп нәрсәләр беләчәк. “Фән төне”нең төп мәйданы – “Уникс” мәдәният комплексы. Катнашу өчен башта чараның night.kpfu.ru сайтында алдан теркәлергә кирәк. Шунда ук тулы программа да бирелгән. Министрлыкның матбугат хезмәте