Экологлар һәм географлар Иләт елгасы буйлап йөзде

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының министр Фәрит Габдел- ганиев җитәкләгән командасы һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе вә- килләре Иләт елгасы буйлап йөзде. Йөзеш Биектау районы Наратлык авылыннан башланды. “Без Иләт ярларының чүп-чарлы урыннарын ачыклый бардык, бәхеткә каршы, алар аз булып чыкты. Мондый эшләрне арытаба да алып барачакбыз”, – дип белдерде экология министры Фәрит Габделганиев. Иләт – 220 км озынлыктагы, Иделнең экологик яктан иң чиста бер кушылдыгы. Иләт буйлап йөзү маршруты су туризмы белән шөгыльләнә башлаучылар өчен бик туры килә. Су юлы күбесенчә комлы, сөзәк ярларында ылыслы-яфраклы агачлар үсә. Агым тизлеге төрле урыннарда сәгатькә 3 – 6 км. Кыш көне елга, җылы сулы чишмәләр күп кушылу сәбәпле, бөтен озынлыгында диярлек туңмый. Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International