Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булып узды, анда “Җир асты байлыклары турындагы иясе Татарстан Республикасы булган геологик белешмәләрне куллану кагыйдәләрен раслау турындагы” Татарстан Министрлар Кабинеты карары проекты тикшерелде. Совет рәисе Андрей Калайда үз чыгышында: “Документ бик кирәкле һәм вакытлы. Беренче тапкыр буларак, белешмәләрнең ияләре һәм аны алучылар анык билгеләнгән, шулай ук аларны бирү кагыйдәләре бәян ителгән”, – дип белдерде. Министр урынбасары вазифаларын башкаручы Радик Гайнетдинов геологик белешмә- ләрне бирү кагыйдәләре һәм әлеге карарны кабул итүнең максатлары турында сөйләде. “Документны Министрлык федераль законнар таләпләре кысаларында, Федераль Закон нигезендә, Татарстан территориясендә куллануга яраштырып әзерләде”, – дип белдерде. Иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертлары документны хуплап тавыш бирде. Министрлыкның экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин утырышта катнашучыларга гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Президенты премиясен алуга гари- залар кабул ителә башлауны хәбәр итте һәм аның өчен гариза бирү шартларын аңлатты. Министрлыкның матбугат хезмәте