Казанда яшәүче берәү Борисково бистәсендәге күлгә төзелеш калдыклары ташлану турында Татарстан Экология министрлыгына хәбәр иткән, калдык ташучы КаМАЗның һәм тракторның фотосын да биргән иде. Якындагы йорт иясе 7200 кв.м.лы күлнең 20%ын күмеп өлгергән, шулай итеп үз кишәрлеген киңәйтергә теләгән. Бу исә РФ КоАП 7.6 статьясын бозу булып тора. Су объектын башбаштак биләгән я аннан билгеләнгән шартларны бозып файдаланган өчен штраф салына. Хәзерге вакытта белгечләр күлгә салынган зыянны исәпли. Табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр итүче гражданга акча түләнәчәк. Министрлыкның матбугат хезмәте