“Яшел урман” бистәсе, Идел тугае, эссе ял көне, пляжда алма төшәрлек түгел. Тик аны ял итүчеләр түгел, ә автомобильләр басып алган. Пляж түгел, ә автомобиль көтүлеге. Су керергә, балалар белән ял итәргә мөмкин түгел. Җитмәсә үз артларыннан чүп-чар ташлап калдыралар. Машина ияләренең күбесе су саклау зонасында тукталуның 4.5 мең сумга төшү ихтималын да белми... 15 июльдә Татарстанда “Авто-Стоп” операциясе башланды. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары су объектларының су саклау зоналарында, яр буйларында контроль чаралары үткәрә. “Җәй уртасында күпчелек гражданнар су объектлары янында ял итәргә ярата, шул сәбәпле бозулар саны арта. Аларны булдырмау, халыкка аңлату максатыннан дәүләт инспекторлары ял көннәрендә дә, эш көннәрендә дә рейдлар үткәрә. Бу ялларда гына да 500дән артык бозу ачыкланды. Материалларның федераль күзәтчелек астындагы су объектларының яр буйларына кагылышлы өлеше карап хәл итү өчен Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсенә тапшырылачак”, – дип белдерде Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев. Су объектының су саклау һәм яр буен саклау зонасында хуҗалык итүнең һәм бүтән эшчәнлекнең РФ Су Кодексының 65 статьясы билгеләгән махсус режимын бозган өчен РФ КоАП 8.42 статьясы буенча гражданнарга 3 – 4.5 мең сум, вазифалы затларга 8 – 12 мең сум, юридик затларга 200 – 300 мең сум штраф салына. “Башта шартлар булдырырга, аннан соң таләпләр куярга һәм штрафлар салырга кирәк. Койма булса, кермәсләр иде, юкса парковка тыелган дигән билге генә дә юк”, – дип зарлана авто-йөртүче Анна Мельникова... Чынбарлыкта исә махсус билгеләр, баннерлар һәм белешмә плакатлары булу да автомобильләрне тиешсез урында туктатучыларны туктатып бетерми. Кабан күлендә, мәсәлән, “Су саклау зонасы” дигән зур баннер куелган, тик кайбер йөртүчеләр аны исәпкә дә алмый. “Парковка өчен аерым урыннар булмау да җаваплылыктан бушатмый”, – дип кисәтә экологлар. Министрлыкның матбугат хезмәте