Чаллыда, Картиналар галереясының Кече залында Александр Халдеев исемендәге иҗат остаханәсенең “Графика йорты” күргәзмәсе бара, анда төрле басма графикасы техникалары: монотипия, катыргы гравюра, линогравюра, коллаграфия, карборандум белән эшләнгән әйберләр күрсәтелә. Шунда ук “Экосумка” сәнгать-экология проектында да катнашырга мөмкин. Һәр кеше
Бүген Мөслим районында күчмә киңәшмә үткәрелде, анда әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан табигать саклау прокуратурасы җитәкчесе Илсур Гыйльметдинов, Казан табигать саклау прокуратурасы җитәкчесе Альберт Хәбиров, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләре җитәкчеләре катнашты.
“Экология министрлыгы экологлары республикада 2016 елда 6 меңнән артык табигать саклау законнары бозылуны ачыклады, – дип белдерде Фаяз Шакиров, быелгы 8 айлык эшкә йомгак ясап, – барлыгы
15 сентябрьдә урманнарның уңай санитар-экологик торышын саклауга, халыкта әйлә- нә-тирәлеккә һәм табигый байлыкларга сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе башлана. Мондый акцияләрдә гадәттә табигать саклау тармак- лары, иреклеләр, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары, яшьләр, эшче-хезмәт- кәрләр, халык актив катнаша.
“Хыялым иле” бөтенроссия акциясе кысаларындагы өмәләр Бөгелмә һәм Чирмешән районнарында да үткәрелде. Муниципалитет, медицина, бизнес, мәгариф оешмалары вәкилләре, активистлар
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев 27нче Казан гимназиясенең 8нче классында, Су саклау зоналары елына багышлап, “Чисталык дәресе” үткәрде.
“Сентябрьнең беренче көннәрендә экологик дәресләр үткәрү күркәм йолага әверелде. Быел исә без су объектларын саклауга аеруча игътибар итәбез. Сулыкларга иркен баруны тәэмин итүне, яр буйларын чиста тоту, су саклау зоналарында автотранспорт йөртү һәм туктатуны тыюны без
Татарстанның табигать саклау оешмалары, Су саклау зоналары елына багышлап, бердәм “Чисталык дәресе” үткәрде.
Татарстан территориясендә
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында атмосфера һавасын саклау, бу өлкәдә норматив хокукый көйләү, инструменталь-хисап күзәтчелеге мәсьәләләре тикшерелде.
Киңәшмәдә Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры Рифгать Шаһидуллин, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Җир асты байлыкларыннан файдалану, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирәлекне
Бүген Татарстан прокуратурасында Илдус Нәфыйков рәислегендә тармак-ара киңәшмә уздырылды, анда прокуратура органнарының су куллану өлкәсендәге уртак тикшерү чаралары, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары буенча прокурор тикшерүләре йомгаклары каралды. Киңәшмә эшендә Идел төбәк-ара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов, Татарстан дәүләт хакимияте органнары, министрлыклары, тармаклары, контроль органна- ры, муниципаль органнары җитәкчеләре, республика прокуратурасы аппаратының тармак җитәкчеләре, шәһәр, район, махсус прокуратуралар прокурорлары катнашты.
Бүген Казан ярминкәсенең “Кама” конференц-залында Татарстанның беренче әйләнә- тирәлекне саклау министры Анатолий Иванович Щеповских истәлегенә багышланган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” XI бөтенроссия фәнни-гамәли конферен- циясе үткәрелде. Анда әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге алдынгы Россия галимнәре һәм практиклары, Татарстанның һәм бөтен илнең иң эре индустрия предприятиеләре вәкилләре катнашты. Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларындагы бу чараны республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ел саен үткәрә. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев конферен- циядә ясаган үз чыгышында: “Дәүләт хакимияте, бизнес вәкилләре һәм җәмәгатьчелек игътибарын Россия һәм чит ил компанияләренең
8 сентябрьдә Рус географик җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты фәнни- тикшеренү төркеме төньяк диңгезләрне өйрәнү экспедициясенә юнәлә. Эзләнү эшләре Карск диңгезендә үткәреләчәк һәм “Россиянең 13 диңгезе” проектының яңа баскычын тәшкил итәчәк. Бу турыда бүген “Татар-Информ” агентлыгында узган пресс- конференциядә әйтелде. “Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе – көчле һөнәриләр командасы булып тора, диңгезләрне яулый, дөнья рекордлары куя, шул ук вакытта республика тормышында да актив катнаша, – дип белдерде анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.