Министр Фәрит Габделганиев «Чисталык дәресе» үткәрде

2016 елның 9 сентябре, җомга

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев 27нче Казан гимназиясенең 8нче классында, Су саклау зоналары елына багышлап, “Чисталык дәресе” үткәрде.

“Сентябрьнең беренче көннәрендә экологик дәресләр үткәрү күркәм йолага әверелде. Быел исә без су объектларын саклауга аеруча игътибар итәбез. Сулыкларга иркен баруны тәэмин итүне, яр буйларын чиста тоту, су саклау зоналарында автотранспорт йөртү һәм туктатуны тыюны без балаларга аңлаешлы телдә бәян итәбез. Табигать баштагы хәлендә калсын өчен һәркайсыбыз ниләр эшләргә тиешлекне аңлатабыз. Укучылар бүген су анализы нигезләре белән дә танышты – Үзәк аналитик контроль идарәсенең күчмә лабораториясе белгечләре аларга ашыгыч анализларның ничек ясалуын күрсәтте”, – дип белдерде министр.

Шунысын да әйтергә кирәк: 27нче гимназия үзенең яшь экологлары белән данлыклы. Алар “Мәктәп экопатруле” конкурсында иң актив катнашучылар булды. Табигатькә һәм мәдәни кыйммәтләргә сак караш, җаваплылык, табигатьне, туган якның тарихын һәм йолаларын өйрәнү нигезендә экологик культура тәрбияләгән өчен мәктәп директоры Люция Хөснетдинова һәм бүтән педагоглар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International