Рус географик җәмгыяте экспедициясе төньяк диңгезләргә юнәлә

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

8 сентябрьдә Рус географик җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты фәнни- тикшеренү төркеме төньяк диңгезләрне өйрәнү экспедициясенә юнәлә. Эзләнү эшләре Карск диңгезендә үткәреләчәк һәм “Россиянең 13 диңгезе” проектының яңа баскычын тәшкил итәчәк. Бу турыда бүген “Татар-Информ” агентлыгында узган пресс- конференциядә әйтелде. “Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе – көчле һөнәриләр командасы булып тора, диңгезләрне яулый, дөнья рекордлары куя, шул ук вакытта республика тормышында да актив катнаша, – дип белдерде анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар мини- стры Фәрит Габделганиев. – Быел, Су саклау зоналары елы кысаларында, безнең министрлык “Чиста ярлар” акциясен башлады. РГҖ чумучылары ярдәмендә 800дән артык сулык чистартылды. Моннан тыш, Министрлык һәм РГҖ республика елгалары буйлап берничә йөзеш оештырды. Аларның максаты – яңа туризм маршрутларын өйрәнү, шул ук вакытта сулыкларның сыйфатын тикшереп бәяләү булды.” Билгеле булганча, былтыр “Татарстанның кече елгалары” проекты башланган иде. Ул республика елгаларының яр буйларын һәм халык ял итә торган урыннарны чистарту, елгаларның экологик торышына игътибар юнәлтү, табигатьтән файдалану культурасы формалаштыру максатларын күздә тоткан күп баскычлы экологик экспедиция булып тора. Ун елдан артык инде “Сулыкларны чистарту көне” дә үткәрелә. Рус географик җәмгыяте ярдәме белән “Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау” проекты, шулай ук “Татарстанның изге мираслары” уникаль проекты уңышлы тормышка ашырылды. Соңгы- сында төрле сәбәпләр белән баткан храмнарны эзләп табу өчен су асты экспедицияләре оештырылды. Фәнни-тикшеренү эшләрен популярлаштыру максатыннан Экология мини- стрлыгы Россиянең төньяк диңгезләрен өйрәнү экспедициясендә катнашуга кандидат сайлау үткәрде. Дәгъвә итүчегә таләпләр билгеләнде. Россиянең төньяк диңгезләрен өйрә- нү экспедициясенә, су асты һөнәриләре белән бергә, Дмитрий Сидоров китәчәк. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 3нче курсында, төзелеш химиясе һәм экологиясе кафедрасында әйләнә-тирәлекне саклау инженериясе юнәлеше буенча укый. “Тикшерү объекты итеп иң авыр үтешле диңгезләрнең берсе – Карск диңгезе сайланды, – ди Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер. – Экспедициядә өч кеше катнаша. Эзләнү эшләре 40 көн барачак. Фараз ителгән локация – Вайгач утравының төньяк өлеше. Экспедиция шунда автоном чатырлар корып, берничә чуму үткәрәчәк. Элегрәк “Россиянең 13 диңгезе” проекты кысаларында төркем әгъзалары Баренц диңгезен һәм Ак диңгезне тикшергән иде. Россиянең чуму җиһазлары сыналды, фәнни эшләр башкарылды, Поляр сызык артында акваланг белән иң тирән чуму һәм боз астына иң тирән чуму рекордлары куелды.”

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International