Бүген Казан ярминкәсенең “Кама” конференц-залында Татарстанның беренче әйләнә- тирәлекне саклау министры Анатолий Иванович Щеповских истәлегенә багышланган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” XI бөтенроссия фәнни-гамәли конферен- циясе үткәрелде. Анда әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге алдынгы Россия галимнәре һәм практиклары, Татарстанның һәм бөтен илнең иң эре индустрия предприятиеләре вәкилләре катнашты. Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларындагы бу чараны республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ел саен үткәрә. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев конферен- циядә ясаган үз чыгышында: “Дәүләт хакимияте, бизнес вәкилләре һәм җәмәгатьчелек игътибарын Россия һәм чит ил компанияләренең, фәнни оешмаларның заманча тәкъдим- нәре нигезендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә даими юнәлтү бу өлкәдә җыела килгән проблемаларны уңышлырак чишәргә мөмкинлек бирә. Соңгы еллар- да үткәрелгән конференцияләр нәтиҗәле булды, индустрия һәм фән белгечләренең эколо- гик куркынычсызлык һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итүенә булышты. Атмосфера һавасының сыйфаты, сорашулар күрсәткәнчә, Татарстанда яшәүче һәр 5 кешенең 4сен борчый. Чишелеш юлларын исә бүгенге көндә бөтен илнең галим һәм экологлары тәкъдим итә. Инновацияләр Татарстанга экологик күрсәткечләр буенча алдынгылыкны сакларга мөмкинлек бирә. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Түбән Кама югары антропоген йөкләнешле шәһәрләр исемлегеннән чыгарылды, ә Казан шәһәре һава сыйфаты буенча иң яхшыларның берсе булып тора”, – дип белдерде. “Экология” бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Алек- сандр Соловьянов та Татарстандагы коллегаларына югары бәя бирде. “Атмосфера һавасы шактый зур чаралар күрүне сорый, – диде ул, – автомобильләр күп булу исә шәһәрнең пычрануына китерә. Әйтергә кирәк, Татарстанда транспортны мотор газына күчерү проекты уңышлы тормышка ашырыла, шунлыктан монда һава да чистарак.” Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде: Әйләнә-тирәлеккә мониторинг: – әйләнә-тирәлеккә мониторингның региональ системалары; – әйләнә-тирәлеккә мониторингның җитештерү системалары; Экотехнологияләр: – әйләнә-тирәлекне саклау буенча инновацион технологияләр, техника һәм җиһазлар; – индустриаль һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе экологиясе; Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләти көйләүләр: – төбәкләр тәҗрибәсе; – экономик үсеш шартларында яңа чишелешләр; Урбанизацияләнгән территорияләр экологиясе: – мегаполисларның хәзерге торышы һәм үсеш тенденцияләре. Конференция йомгаклары буенча хезмәтләр җыентыгы бастырылачак. Иң яхшы телдән доклад авторлары А.И.Щеповских медальләре белән бүләкләнде. Бе- ренче медальне Анатолий Ивановичның тормыш иптәше Нина Щеповских кабул итеп алды. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте