«Графика йорты» полиэтилен пакетлар урынына эко-сумкалар кулланырга өнди

2016 елның 16 сентябре, җомга

Чаллыда, Картиналар галереясының Кече залында Александр Халдеев исемендәге иҗат остаханәсенең “Графика йорты” күргәзмәсе бара, анда төрле басма графикасы техника­ла­ры: монотипия, катыргы гравюра, линогравюра, коллаграфия, карборандум белән эшлән­гән әйберләр күрсәтелә. Шунда ук “Экосумка” сәнгать-экология проектында да катнашыр­га мөмкин. Һәр кеше табигый мамык тукымадан ясалган бер сумка сайлап алып, аңа акрил буяулар белән я басма станокта үзенчә бизәк төшерә ала.

“Полиэтилен пакетларның зыяны күп, – ди Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, – Полиэтилен 400-1000 ел эчендә генә таркала. Ә күп кулланышлы эко-сумка күпкә отышлырак: ул җиңел, уңайлы, аны бөтереп кесәгә салып, көтелмәгән әйбер очраганда кулланырга мөмкин. Шуларга күчү планетаның экологик саулыгы өчен көрәштә бер адым булыр иде.”

Күргәзмә 25 сентябрьгә кадәр барачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International