Экология министрлыгында һава саклау тикшерелде

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында атмосфера һавасын сак­лау, бу өлкәдә норматив хокукый көйләү, инструменталь-хисап күзәтчелеге мәсьәләлә­ре тикшерелде.

Киңәшмәдә Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәй­ретдинов, Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры Рифгать Шаһидуллин, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Җир асты байлыкларыннан файдалану, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Марат Фәсхетди­нов, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә күзәтчелек идарәсе башлыгы Сергей Захаров, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урын­басары Рөстәм Камалов, экология министры урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлек­не саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Экология министрлыгының дәүләти экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәис Шәйдуллин, республика табигать саклау органнары, министрлыклары һәм тармаклары вәкилләре катнашты.

Алдарак исә “Экология” бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты директоры урынба­сары Алек­сандр Соловьев үзенең Казанга визиты кысаларында Татарстан Экология   министр­лыгы­ның әйләнә-тирәлеккә күзәтчелек буенча күчмә һәм стационар постлары, шул исәптән Россиядә бердәнбер булган хромато-масс-спектрометрия комплексы белән танышкан, А.И.Щеповских ис. XI “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” бөтен­россия фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан, анда Татарстан экологларының һава саклау эшчәнлеген, бигрәк тә транспортны мотор газына күчерүне югары бәяләгән иде.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев мондый очрашуларның кирәклеген ассызыклады. “Хакимият, бизнес, җәмәгать оешмаларының экологик куркынычсызлыкка зур игътибары бу өлкәдә булган күп проблемаларны чишәр­гә мөмкинлек бирә. Шуның аркылы, мәсәлән, Түбән Кама һавага зур антропоген йөклә­неш ясаучы шәһәрләр исемлегеннән чыгарылды, ә Казан әйләнә-тирәлек уңайлы булган шәһәрләрдән санала”, – дип белдерде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International