Татарстанда «Хыялым иле» чаралары дәвам итә

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

“Хыялым иле” бөтенроссия акциясе кысаларындагы өмәләр Бөгелмә һәм Чирмешән районнарында да үткәрелде. Муниципалитет, медицина, бизнес, мәгариф оешмалары вәкилләре, активистлар, халык, – барысы 300дән артык кеше күл һәм елга ярларын җыештырды.

Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән бу елда күпчелек акцияләр су объектлары янында үткәрелә. “Хыялым иле” акциясен исә “Яшел Россия” экологик хәрәкәте оештыра. Быел ул хәрәкәттә катнашучыларның максималь санын “Гиннес Китабында теркәтү ният ителә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International