Бүген Татарстан прокуратурасында Илдус Нәфыйков рәислегендә тармак-ара киңәшмә уздырылды, анда прокуратура органнарының су куллану өлкәсендәге уртак тикшерү чаралары, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары буенча прокурор тикшерүләре йомгаклары каралды. Киңәшмә эшендә Идел төбәк-ара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов, Татарстан дәүләт хакимияте органнары, министрлыклары, тармаклары, контроль органна- ры, муниципаль органнары җитәкчеләре, республика прокуратурасы аппаратының тармак җитәкчеләре, шәһәр, район, махсус прокуратуралар прокурорлары катнашты. Шәһәр һәм район прокурорлары видеконференция режимында катнашты. Киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев та чыгыш ясап, түбәндәгеләрне белдерде: Экология министрлыгы инспекторлары быел су саклау законнары бозылуның 1172 очрагын ачыклаган. Тулаем 6 миллион сумнан артык административ штрафлар салынган. Су объектларына баруны чикләү фактлары буенча 164 административ материал төзелгән, бозуларны бетерү турындагы 36 дәгъвә суд органнарына җибәрелгән. Корылган койма- ларның 80%ы күрсәтелгән срокларда ирекле рәвештә сүтелә. Су саклау зоналарында автотранспорт чаралары йөртү, туктату, су объектын башбаш- так куллану я куллану кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклау да ныгытып башкарыла. Шундый бозу фактлары турындагы Министрлык материаллары буенча суд органнары 5 предприятиенең эшен туктатып тору турында карарлар чыгарган. Су саклау зоналары елы кысаларында, Россия ЭЭМның Казан линия идарәсе белән берлектә, Вятка, Идел һәм Кама елгалары акваториясендә тулай таралышлы файдалы казылмалар чыгаруны кон- трольдә тотуга аерым игътибар бирелә. Бүгенгәчә Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагыч- лары акваториясендә 59 файдалы казылма яткылыгы тикшерелгән, рейдлар барышында 15 бозу ачыкланган. Алабуга районында Камада, Мамадыш районында Вяткада законсыз казылма чыгару турындагы Министрлык материаллары буенча 4 җинаять эше кузгатыл- ган. Тулаем зыян – 40 млн. сум тирәсе.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәт