Экологлар Мөслим районында киңәшмә уздырды

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мөслим районында күчмә киңәшмә үткәрелде, анда әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан табигать саклау прокуратурасы җитәкчесе Илсур Гыйльметдинов, Казан табигать саклау прокура­турасы җитәкчесе Альберт Хәбиров, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар мини­стрлыгының барлык территориаль идарәләре җитәкчеләре катнашты.

“Экология министрлыгы экологлары республикада 2016 елда 6 меңнән артык табигать саклау законнары бозылуны ачыклады, – дип белдерде Фаяз Шакиров, быелгы 8 айлык эшкә йомгак ясап, – барлыгы 45 миллион сумнан артык штрафлар салынды. Мөслим районына килгәндә, биредә санитар-экологик икеайлык чорында ачыкланган бозулар оператив бетерелә. Рөхсәтсез чүплекләрне булдырмау һәм бетерү эшләре башкарыла. Район табигать саклау законнарын, әйләнә-тирәлекне саклау чараларын үтәү буенча республикада алдынгылар рәтендә тора.”

Мөслим районы башлыгы Рәмил Муллинның әйтүен­чә, халыкның 90%ына чишмә суы үткәрелгән, аны 100%ка җиткерү ният ителә. Тагын бер яңалык – районда контейнер мәйданчыклары тулысынча бетерелгән, чүп-чар капчыкларга җыеп, билгеле бер график белән озатыла. Бу система рөхсәтсез чүп өемнәре барлыкка килүдән дә коткара.

Быел Мөслимдә шулай ук Ык елгасы ярлары төзекләндерелгән, халыкка ял итәргә уңайлы урыннар булдырылган, сукмаклар салынган, яктылык үткәрелгән, кече архитекту­ра формалары куелган, яшеллек утыртылган, балалар мәйданчыгы, амфитеатр корылган, бөтен яр буенча асфальт-бетон катламлы велосипед юлы салынган, Wi-Fi зоналары эшли.

Экологлар шулай ук чистарту корылмаларын, яңа “Курай”, “Пушкин” паркларын карады. Районда мондый паркларны һәр авылда булдыру күздә тотыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International