60 сәгатьлек төзәтү эшләре – Мөслим районында яшәүчегә табигать саклау өлкәсендәге законнарны бозган өчен шундый җәза билгеләгәннәр. 2016 елның маенда ук ул Административ хокук бозулар турында РФ кодексның 8.2 статьясы “Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”, 8.21 статьясының 1 өлеше “Атмосфера
Рөхсәтсез кар ташлау урыннары буенча рейдта бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашты. Андый урыннарның саны, министр билгеләп үткәнчә, узган елгы белән чагыштырганда чирек өлешкә якын кимегән. Күләмнәре дә кимегән. Болар барысы да, Ф.Габделганиев әйтүенчә, әлеге юнәлештә көчәйтелгән эш алып бару һәм республикада яшәүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе: “Кагыйдә буларак, рөхсәтсез кар ташлау урыннары бер үк җирләрдә барлыкка килә
“Табигать саклау законнарын бозу турында оператив хәбәр итә алу мөмкинлеге һәр татарстанлыда булырга тиеш”, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Республика иҗимагый экологик кабул итүендә яңа элемтә каналы барлыкка килде. Экология һәм җәмәгать урыннары елында законсыз чүплекләр турында, гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару, су объектларына керү мөмкинлеген чикләү, сулыкларга, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату турында Экология министрлыгы инспекторларына
Су ресурсларын чистарту һәм рациональ файдалану, җитештерү калдыклары белән идарә итү буенча инновацион технологияләр, табигый байлыкларны саклау буенча эшчәнлек – “Зур шәһәр экологиясе” XVII Халыкара форумында шул һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. Мероприятие 2017 елның 5-7 апрелендә Санкт-Петербургта “ЭкспоФорум” конгресс-күргәзмә үзәгендә узачак. Форум Санкт-Петербург Табигатьтән файдалану,
Россия табигать министры Сергей Донской тарафыннан расланган тиешле боерык Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте. Файдалы каты казылмалар ресурслары булган участоклар буенча гаризалы принцип файдалану нәтиҗәсендә, геологик эзләүләргә бөтендөнья инвестицияләрендә Россиянең нисбәтле
Экология һәм җәмәгать урыннары елына планнар турында бүген республиканың ике экология һәм табигый байлыклар министры берьюлы сөйләде. Фәрит Габделганиев Татарстанның яшьләр хөкүмәте составында экология мәсьәләләре белән шөгыльләнә тоган Мурат Димитров белән очрашты. Ул яшь лидерларның “Вверх!” (“Өскә!”) республика конкурсында җиңеп чыкты. (Конкурс 2009 елдан бирле һәр елны үткәрелә, ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждение һәм оешмалар, яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре өчен җитәкче кадрлар әзерләү һәм стажировка механизмын формалаштыруга юнәлтелгән. Конкурсның максаты: Татарстан Республикасы
Мәктәп һәм югары уку йортларында укучылар “Яшел технологияләр яшьләр күзлегеннән” Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла. Конкурс ике этапта үткәрелә: читтән торып һәм килеп катнашу. Конкурсның читтән торып катнашу этабына заявкалар һәм тезислар 15нче майга кадәр кабул ителә.
“Бөтен проблемалар яңа бистәләр төзүдән башланды. Чистарту корылмалары мондый күләмдә эшли алмыйлар – бу технологик процессны бозу”, - бүген Яшел Үзән районы Ореховка бистәсендә яшәүчеләр үзләрен борчыган нәрсәләр турында сөйләшү һәм хәл итү юлларын табу өчен җыелды. Алар биредәге күл өчен борчылалар, агып чыккан пычрак сулар күлгә төшә. Биредәге чистарту корылмаларының эшен тәэмин итә торган “Ореховка” идарәче компаниясе берничә
2017 елның январеннан файдалы казылмаларны баету буенча IMPC 2018 XXIX Халыкара конгрессына онлайн-теркәлү башланды. Мероприятие 2018 елның 15-21 сентябрендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә булачак. Конгресс ике елга бер мәртәбә уздырыла һәм, белем һәм тәҗрибә уртаклашу, фәнни эшләнмәләрнең нәтиҗәләрен тәкъдим итү һәм яңа технологияләр турында сөйләшү өчен, бөтен дөньядан бу өлкәнең профессионалларын җыя.
Казанда иҗади “Аллы-гөлле сәхнә” III Республика экологик фестиваль-конкурсы үткәреләчәк, ул Халыкара Театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышлана. Мероприятие 2017 елның 21-22 апрелендә 15.00 сәгатьтә Шәһәр балалар экология-биология үзәге сәхнәсендә узачак.
Фестивальдә катнашу өчен Татарстан Республикасы балаларга белем бирү һәм мәдәният оешмаларының башкаручылары һәм иҗат коллективлары чакырыла. Конкурс программасында катнашучыларның яше 6дан 18гә кадәр чикләнә, алар 3 төркемгә бүленә: