60 сәгатьлек төзәтү эшләре – Мөслим районында яшәүчегә табигать саклау өлкәсендәге законнарны бозган өчен шундый җәза билгеләгәннәр. 2016 елның маенда ук ул Административ хокук бозулар турында РФ кодексның 8.2 статьясы “Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”, 8.21 статьясының 1 өлеше “Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару яки махсус рөхсәттән башка аңа зарарлы физик йогынты ясау”, 8.1 статьясы “Шәһәр төзелешләре эшчәнлеге алып барганда яки предприятиеләрне, корылмаларны яисә башка объектларны эксплуатацияләгәндә, экологик таләпләрне үтәмәү” буенча җавапка тартылган була. Штрафларның гомуми суммасы 52 мең сум тәшкил итә. Татарстан Республикасы Мөслим районы 1нче суд участогы җәмәгать судьясы, административ штрафны вакытында түләмәгән өчен (20.25 ст. 1 өлеше), 57 яшьлек гражданга карата хөкем чыгарган. Гаеплегә төзәтү эшләре төрендәге җәза бирелгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте