Россия табигать министры Сергей Донской тарафыннан расланган тиешле боерык Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте. Файдалы каты казылмалар ресурслары булган участоклар буенча гаризалы принцип файдалану нәтиҗәсендә, геологик эзләүләргә бөтендөнья инвестицияләрендә Россиянең нисбәтле өлеше 2013 елдан 2015 елга кадәр ике тапкырдан күбрәккә артты, бу - тулаем дөнья базарында инвестицияләрнең ике мәртәбә кимүе фонында. Боерыкта гариза тәртибендә бирелә торган җир асты байлыклары участокларының саны һәм мәйданы буенча микъдар критерийлары билгеләнгән – 100кв.км дан артмаган мәйданлы җир асты байлыклары участогы 3тән артык түгел - файдалы каты казылмалар өчен; 500 кв. кмдан артмаган мәйданлы җир асты байлыклары участогы 5тән артык түгел – углеводород чималы өчен. Документ бер гариза бирүчегә бирелә торган җир асты байлыклары участокларының саны (3 участок) буенча чикләүнең гамәлдә булу вакытын билгели – гаризалы тәртиптә җир асты байлыкларыннан файдалануга элек алынган лицензия буенча эшләгәндә, тиешле гариза биргәнгә кадәр ике ел дәвамында җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозу очрагы булмаса - календарь ел. Моннан тыш боерыкта, разведкалана һәм (яки) эшкәртелә торган файдалы казылма ятмаларыннан түбәндә ятучы (югарыда ятучы) катламнарны, шулай ук флангларны, аларда запасларның булуы турында файдалы казылма запасларының дәүләт балансында мәгълүматлар булмаган очракта, геологик өйрәнү максатларында файдалануга бирүнең гаризалы принцибы билгеләнә.
Разведкалана һәм (яки) эшкәртелә торган чыганак флангларына карата – 100кв.км дан артык түгел - файдалы каты казылмалар өчен; 300кв.км дан артык түгел – алмаз эзләү җир асты биләмәләре буенча; 500кв.км дан артык түгел – углеводород чималы өчен (бик вак, вак һәм уртача чыганаклар) һәм 1000кв.км дан артык түгел (эре яки уникаль чыганаклар). Разведкалана һәм (яки) эшкәртелә торган чыганакларның түбәндәрәк ятучы (югарыдарак ятучы) катламнарына карата кишәрлекләрнең саны һәм үлчәмнәре буенча чикләр билгеләнмәгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте