Файдалы казылмаларны баету буенча IMPC 2018 XXIX Халыкара конгрессына онлайн-теркәлү башланды.

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның январеннан файдалы казылмаларны баету буенча IMPC 2018 XXIX Халыкара конгрессына онлайн-теркәлү башланды. Мероприятие 2018 елның 15-21 сентябрендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә булачак. Конгресс ике елга бер мәртәбә уздырыла һәм, белем һәм тәҗрибә уртаклашу, фәнни эшләнмәләрнең нәтиҗәләрен тәкъдим итү һәм яңа технологияләр турында сөйләшү өчен, бөтен дөньядан бу өлкәнең профессионалларын җыя.

IMPC 2018 оештыручылары булып Россия Фәннәр академиясе, РФА Җир асты байлыкларын комплекслы үзләштерү проблемалары институты һәм “МИСиС” Илкүләм тикшеренү технологик университеты тора. Конгресс Россия Федерациясе Хөкүмәте булышлыгы белән узачак.

Конгресс үткәрү барышында традицион чаралар оештырылачак:

  • технологик җиһаз халыкара күргәзмәсе;
  • семинарлар;
  • фәнни учреждениеләр һәм сәнәгать предприятиеләре белән таныштыру өчен, техник экскурсияләр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International