Рөхсәтсез кар ташлау урыннары буенча рейдта бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашты. Андый урыннарның саны, министр билгеләп үткәнчә, узган елгы белән чагыштырганда чирек өлешкә якын кимегән. Күләмнәре дә кимегән. Болар барысы да, Ф.Габделганиев әйтүенчә, әлеге юнәлештә көчәйтелгән эш алып бару һәм республикада яшәүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе: “Кагыйдә буларак, рөхсәтсез кар ташлау урыннары бер үк җирләрдә барлыкка килә – бу участоклар безнең аерым контроль астында. Регуляр рәвештә көндезге рейдлар да, төнгеләрен дә үткәрәбез. Бүген безнең бурыч – табигать саклау законнарын бозуга юл куймау. Без узган ел 207 рөхсәтсез кар ташлау урыны ачыклаган булсак, быел шул ук вакыт аралыгында -53. Бу дүрт тапкыр диярлек кимрәк. Бөтен фактлар буенча да закон бозучылар ачыкланды. Күпләрне кулыннан тоттык. Гражаннарның актив позициясен аерым билгеләп үтәсе килә. Закон бозулар яныннан үтеп китмиләр – теркиләр, безгә – республика иҗимагый экологик кабул итүенә җибәрәләр. Һәр мөрәҗәгатькә илтифат итәбез”. Пычранган кардагы матдәләр табигатькә бик зур зарар салырга мөмкин, дип ассызыклады ТР Экология министрлыгы башлыгы – яшел үсентеләр, туфрак, су объектлары зыян күрә. Шуңа күрә карны моның өчен махсус бирелгән урыннарда җыярга кирәк, дип билгеләп үтте ул.
Министр Фәрит Габделганиев республика кешеләре уңайлылыгы өчен быел Telegram һәм WhatsApp ( +79872169779 номеры) мессенджерлары эшли башлаганлыгын искә төшерде. Табигать саклау законнарын бозу турында кайнар элемтәнең (843)267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы, министрның интернет кабул итүе http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm ярдәмендә дә хәбәр итәргә мөмкин, “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы мөмкинлекләре бар. Болардан тыш, табигать саклау законнарын бозу турында, бозу очрагын фото яки видеода теркәп, оператив мәгълүмат биргән гражданнарга акчалата түләү дә бар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте