Мәктәп укучылары һәм студентлар Экоконкурста катнаша һәм “яшел технологияләр”не билгели алалар

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Мәктәп һәм югары уку йортларында укучылар “Яшел технологияләр яшьләр күзлегеннән” Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла. Конкурс ике этапта үткәрелә: читтән торып һәм килеп катнашу. Конкурсның читтән торып катнашу этабына заявкалар һәм тезислар 15нче майга кадәр кабул ителә.

Доклад тезислары пакетын  формалаштыру ике номинациядә алып барыла:

 “Яшел технологияләр экологик мониторинг призмасы аша” – проблема кую, экологик мониторингта файдаланыла торган алымнарны тасвирлау һәм аларның максатчанлыгын нигезләп аңлату, экологик мониторингны үткәрү этаплары, нигезләнгән нәтиҗәләр;

“Яшел технологияләр турында басма һәм видео материаллар” – фотоматериаллар кулланып язылган авторлык мәкаләсе, җитештерү турында видеофильм, предприятиенең рәсми затлары белән интервью, әлеге предприятие продукциясен кулланучылардан сорашу нәтиҗәләре.

Читтән торып этапны уңышлы үткән  катнашучылар октябрь ахырында Мәскәүдә үткәреләчәк килеп катнашу этабына чакырылалар. Конкурста катнашучылар бу этапта, презентация материаллары файдаланып, үзләренең иҗади эшләрен яклыйлар.

Иң кызыклы эзләнү материаллары һәм аларның нәтиҗәләре интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак. Конкурс җиңүчеләре фикере буенча “яшел технологияләр”нең иң яхшы вәкилләре дип табылган предприятиеләр һәм җитештерүләр “Яшел планета” Гомумроссия балалар иҗтимагый экологик хәрәкәте тарафыннан билгеләп үтеләчәк.

Оештыру комитетының адресы: 119049, Мәскәү, Большая Якиманка ур., 38А.

E-mail: zelplaneta@mail.ru

Белешмәләр өчен телефон: (495) 737 54 30

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International