Бүген Татарстанның ике экология министры 2017 елга планнар турында фикер алышты.

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Экология һәм җәмәгать урыннары елына планнар турында бүген республиканың ике экология һәм табигый байлыклар министры берьюлы сөйләде. Фәрит Габделганиев Татарстанның яшьләр хөкүмәте составында экология мәсьәләләре белән шөгыльләнә тоган Мурат Димитров белән очрашты. Ул яшь лидерларның “Вверх!” (“Өскә!”) республика конкурсында җиңеп чыкты. (Конкурс 2009 елдан бирле һәр елны үткәрелә, ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждение һәм оешмалар, яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре өчен җитәкче кадрлар әзерләү һәм стажировка механизмын формалаштыруга юнәлтелгән. Конкурсның максаты: Татарстан Республикасы яшь лидерларына ярдәм һәм аларның потенциалын ачу.) Министр Фәрит Габделганиев ТР Экология министрлыгы эшчәнлеге, аерым алганда, яшьләр иҗтимагый оешмалары эше, халык белән эшләү, әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең территориаль системасы эшен тәэмин итү, Татарстанда атмосфера һавасы пычрануның җыелма исәпләре системасын гамәлгә ашыру, материаль-техник база һәм экологлар эшендәге мәгълүмати технологияләр турында сөйләде. Мурат Димитров, үз чиратында, “Яшел Татарстан” проекты турында сөйләде. Түгәрәк өстәл артында Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елында үткәреләчәк уртак мероприятиеләр турында фикер алыштылар.

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International