“Бөтен проблемалар яңа бистәләр төзүдән башланды. Чистарту корылмалары мондый күләмдә эшли алмыйлар – бу технологик процессны бозу”, - бүген Яшел Үзән районы Ореховка бистәсендә яшәүчеләр үзләрен борчыган нәрсәләр турында сөйләшү һәм хәл итү юлларын табу өчен җыелды. Алар биредәге күл өчен борчылалар, агып чыккан пычрак сулар күлгә төшә. Биредәге чистарту корылмаларының эшен тәэмин итә торган “Ореховка” идарәче компаниясе берничә тапкыр җаваплылыкка тартылды инде, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Үзәк территорриаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев. Апрельдә Татарстан Экология министрлыгы материаллары буенча Россия Тикшерү Комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе криминалистика бүлегенең тикшерүче-криминалисты тарафыннан РФ ҖК 247 статьясының 2 өлеше - “Экологик куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу” буенча җинаять эше кузгату турында карар чыгарылган. Экология министрлыгының махсуслаштырылган үзәк инспекциясе тарафыннан күп мәртәбә су пробалары алынды, пычратучы матдәләр (аммоний ион, фосфат ион, марганец, нефть продуктлары, фенол, анионлы актив өслекле матдәләр) концентрациясенең рөхсәт ителгән чиктән узу очраклары ачыкланды. Әмма бүгенгә кадәр идарәче компания тарафыннан кимчелекләрне бетерү буенча чаралар күрелмәгән. Сулыкка 4 миллион сумлык зыян китерелгән. Материаллар, прокурор карары кабул итү өчен, прокуратура органнарына җибәрелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте