Әйләнә-тирә мохитне пычрата торган предприятиеләрнең җиәкчеләрен алда торган икеайлык вакытында зур күңелсезлекләр көтә. Яшерен урыннарга урнашкан санкциясез чүплекләр Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан вертолетта очып тикшерү вакытында ачыкланачак.
Табигый ресурсларга үзләренең мөнәсәбәтен Алексеевск районы укучылары бик үк гадәти булмаган ысул белән белдерә. Алар әйләнә-тирә мохитне саклауга икенчел чималны файдалы шартларда куллану юлы белән булыша. Экология елы кысаларында укучылар “Әйләнә-тирә дөньяны кызыксынулы өйрәнү -2017” район фестивалендә экологик мода эскизлары күрсәттеләр.
Чистайда су объектларында табигатьне саклау законнары турында фикер алыштылар.
Экология елы кысаларында Автошәһәрдә 5-8 сыйныф укучыларының “Ломоносов укулары” VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Татарстан укучылары өчен Яр Чаллының Шәһәр балалар экология-биология үзәге эзләнү мәйданчыгы булды. 250дән артык бала фәнни-эзләнү эшенә кызыксыну белдергән һәм конкурска үз проектларын тәкъдим иткән. Конферецияне ачканда, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Алар эзләнү эшчәнлегенең балаларга экологик тәрбия бирүдә аерым роль уйнаганлыгын билгеләп үтте: балаларның әйләнә-тирә мохиткә карата кызыксынуын, табигый фәннәр дисциплиналарына иҗади якын килүне үстерә, шәхси сыйфатларны үстерүдә булыша.
Алдагы шимбәдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Ике ай эчендә республика территорияләре экологик куркынычсызлык һәм халыкның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә торган хәлгә китерелергә тиеш.
Казан укучылары туган шәһәрләренең әйләнә-тирә мохитен саклауга үз өлешен кертергә әзер. Казанны экологиклаштыру турында үз идеяләрен алар Знче гимназиядә укучыларның “Фәнгә адым: Табигать. Кеше. Акыл” XII Шәһәр фәнни-гамәли конференциясендә әйттеләр. Катнашучылар мәктәп яны территориясен яшелләндерү, шәһәр урамнарын төзекләндерү, Урта Кабан күле акваториясе пычрануны бетерү буенча проектларын тәкъдим иттеләр. “Минем тирәдәге табигать һәм минем аңа карата актив мөнәсәбәтем” секциясендә тәкъдим ителгән эшләр: “Әкиятләрдә экология яки Бәләкәй балыкның сәяхәте”, “Экошәһәр – киләчәк шәһәре”, “Яраткан мәктәп ишегалды - «Zеленая зона»” проектлары жюриның югары бәясен алды. Мероприятиедә почетлы кунаклар сыйфатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре катнашты. Экологлар укучыларның проектлары актуальлек һәм оригинальлеге белән аерылып торуын билгеләде. Аларны, хаклы рәвештә, күпфункцияле дип атарга була.
Апас районында яшәүче берәүгә, табигать саклау өлкәсендә закон бозгач түләмәгән штрафы өчен, чит илгә чыгуда чикләүләр куелды. 2016 елның июлендә ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.3 маддәсенең 1 өлеше “Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез файдалану” буенча
Арча шәһәренең 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Тылсымчы Су белән бергә ЭКОәкияттә булдылар. Балалар өчен танып-белү чарасын тәрбиячеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә уздырды. Табигатьнең чын могҗизасы белән танышу интерактив формада барды.