Татарстан укучылары “Артек” балалар үзәгенә экологик сменага путевка алырга мөмкин.

2017 елның 28 марты, сишәмбе
Татарстан укучылары табигать саклау, экологик агарту буенча, иҗади проектларның икенче Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла. Мероприятиенең оештыручысы булып Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы булышлыгы белән “Синең табигать” Автономияле коммерцияле булмаган оешмасы тора. Конкурс үзләрен экология, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә күрсәткән һәм 2017 елның 27-28 маеннан 17-18 июненә кадәр “Артек” Халыкара балалар үзәгендә уздырылачак экологик сменага путевкалар белән бүләкләнергә лаеклы укучыларны ачыклау максатында үткәрелә. Конкурс номинацияләрендә катнашу өчен, www.tvoya-priroda.ru сайтының  “Конкурслар” бүлегендә урнаштырылган Конкурс сайлап алуы нигезләмәсе белән танышырга һәм 2017 елның 9 апреленә кадәр (бу көнне кертеп) тиешле заявканы тутырырга кирәк. Нәтиҗәләр 15нче апрельдә басылачак. Әлеге смена, конкурсның үзе кебек үк, табигать саклау идеяләрен һәм тыюлык эшен алга этәрү, шулай ук яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. 2016 елның май-июнендә “Артек”та “Тыюлыклы ил” беренче Бөтенроссия сменасы уңышлы үтте, анда 150дән артык укучы – конкурс җиңүчесе катнашты. Смена барышында биолог- галимнәр, аеруча саклана торган табигый территорияләр белгечләре, методистлар, экологик иҗтимагый оешмалар вәкилләре балалар өчен төрле интерактив занятиеләр, экологик презентацияләр, акцияләр, флешмоблар, уеннар һәм квестлар үткәрде. Сменада катнашучылар тыюлыклар системасы, танып-белүле туризм, аеруча саклана торган табигый территорияләрдә экологиклык принципларын гамәлгә ашыру турында белделәр. Моннан тыш, балалар Кырым Республикасының һәм герой-шәһәр Севастопольнең табигый һәм тарихи һәйкәлләре белән таныштылар. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International