Әйләнә-тирә мохитне пычрата торган предприятиеләрнең җиәкчеләрен алда торган икеайлык вакытында зур күңелсезлекләр көтә. Яшерен урыннарга урнашкан санкциясез чүплекләр Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан вертолетта очып тикшерү вакытында ачыкланачак. Экологик закон бозулар турында мәгълүмат атна саен Татарстан Президенты адресына керәчәк. Бу турыда экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары - әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Яр Чаллыда зона киңәшмәсендә хәбәр итте. Ул санитар-экологик икеайлыкның бу шимбәдә башланачагын Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Сарман һәм Тукай районнары вәкилләренең исенә төшерде. Җәй башланганчы, республика территориясе экологик куркынычсызлык һәм халыкның санитария-эпидемиология куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә торган хәлгә китерелергә тиеш. Ул районнарда яшәүчеләрне санитар-экологик икеайлыкка кушылырга чакырды. Иң активлар номинацияләр буенча конкурсларда билгеләнәчәк: Экомәктәп, Экогаилә, Экопредприятие, Эковуз, Экобакча (балалар бакчалары өчен), Экоҗәмгыять (иҗтимагый экологик оешмалар, берләшмәләр өчен). “Экоүзәк” (шәһәр балалар экологик-биологик үзәкләре өчен). Быел тагын “Татарстан Республикасының 100 яшел почмагы” конкурсы өстәләчәк, аның кысаларында иң актив балалар бакчалары һәм мәктәпләр үз территорияләрен төзекләндерү өчен утырту материалы алачак, бу өстәмә җәмәгать урыннары барлыкка китерәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат езмәте