Тылсымчы Су балаларда кунакта. Арча шәһәренең 9нчы балалар бакчасында танып-белүле ЭКОдәрес узды.

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Арча шәһәренең 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Тылсымчы Су белән бергә ЭКОәкияттә булдылар. Балалар өчен танып-белү чарасын тәрбиячеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә уздырды. Табигатьнең чын могҗизасы белән танышу интерактив формада барды.  Балалар, су турында кызыклы мәгълүматлар сөйләп, үзләренең интеллектуаль сәләтләрен экологик викторинада күрсәттеләр. “Су кеше тормышы өчен төп чыганак булып тора. Без һәр көн су белән файдаланабыз: тукланабыз, юынабыз, әйберләр юабыз. Судан башка яшәү мөмкин түгел”, - дип, балалар белемнәре белән уртаклашты. Суның үзлекләре, аның функцияләре турында балалар театральләштерелгән постановкадан белде. Нәниләргә кунакка Су иясе, тамчылар, кар бөртекләре, шулай ук әкият персонажлары – Патша һәм аның өч улы килде. Нәкъ менә алар балаларга суның Җирдә бар нәрсәдән кыйммәт икәнлеген һәм үзенә сакчыл мөнәсәбәт таләп итүен исбатлады. Планетаның су ресурсларын саклау өй шартларында суны экономияләүдән башлана. Бакчада тәрбияләнүчеләр, суны әрәм итмәскә өндәп, үзләренең иптәшләренә су саклау билгеләрен күрсәтте. Балаларның экологик киңәшләре күптөрле, әмма бер проблеманы чишүгә юнәлтелгән иде. “Кул юган вакытта суны көчле агызма, бу юынырга комачауламый, ә су азрак агачак. Машиналарны автоюгычларда юалар, елга янында юарга ярамый. Бүлмә гөлләренә эрегән кар суы яки яңгыр суы сибегез!” – диделәр алар. Төньяк ТИ белгечләре әйтүенчә, балалар экологик белемнәрнең яхшы дәрәҗәсен күрсәтте. “Алар суның елның төрле вакытындагы халәте турында табышмакларга җавапларны җиңел тапты, планетада су әйләнешенең әһәмияте турында сөйләделәр, планетаның су ресурслары турында кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. Яшь гидрологлар экологик проблемаларны чишү белән кызыксына һәм аларны чишүнең уңайлы ысулларын тәкъдим итә. Мондый буынга республикабызның табигый ресурсларын саклауны ышанып тапшырырга була”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты экологлар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International