1нче апрельдән Татарстанда #ЭКОяз2017 старт ала.

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Алдагы шимбәдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Ике ай эчендә республика территорияләре экологик куркынычсызлык һәм халыкның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә торган хәлгә китерелергә тиеш. Аның сүзләре буенча, төп көч калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннарын ачыклауга һәм аларны юк итүгә куелачак. Ачыкланган чүплекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен, алар турында мәгълүмат оператив рәвештә муниципаль районнарның башкарма комитетларына җибәреләчәк. Ачыкланган чүплекләр буенча бөтен мәгълүмат Татарстан Республикасының Экологик картасына кертеләчәк, дип хәбәр итте министр Фәрит Габделганиев.

Узган 2016 елда икеайлык чорында 1817 калдыкларны санкциясез урнаштыру урынының 93% юк ителде, калганнары ел барышында юкка чыгарылды.

Табигать саклау законнарын бозу очракларын ачыклау һәм булдырмый калу өчен, җир, су, һава һәм тимер юл транспорты кулланыла. Үтеп керү мөмкинлеге авыр булган урыннарда квадракоптерлар һәм беспилотниклар файдаланыла. Узган ел Су саклау зоналары елы кысаларында су саклау зоналарында һәм суда тәртип бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча контроль көчәйтелде. Быел бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

Фәрит Габделганиев узган ел санитар-экологик икеайлыкны санкциясез чүплекләрне 100% юк итү белән тәмамлаган 20 районны билгеләп үтте. Алар арасында Балык Бистәсе, Саба, Спас, Теләче районнары, Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Азнакай, Ютазы, Буа, Нурлат, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Сарман районнары, Түбән Кама, Мөслим, Арча, Балтач, Кайбыч һәм Актаныш муниципаль районнары. ““Иң яхшы муниципаль берәмлек” конкурсы тәртип урнаштыруда нәтиҗәле механизм булып чыкты. Ул үз эченә районнар арасында ярыш элементын ала иде һәм муниципалитетларның эшен активлаштырып җибәрде. Бәя түбәндәге критерийлар буенча бирелде: ачыкланган һәм юк ителгән калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннарының саны һәм мәйданы, ачыкланган закон бозулар һәм төзелгән беркетмәләр саны, җыелган макулатура, полиэтилен тара күләме, мероприятиеләрдә катнашкан гражданнар саны, район территориясендәге су объектларының төзекләндерелгән су саклау зоналары саны. Быел конкурс дәвам итәчәк”, - диде Татарстанның экология министры.

Экология министрлыгы тарихында беренче тапкыр буларак, узган ел территорияләрне чистарту буенча акцияләрдә миллионнан артык татарстанлы катнашты. Полигоннарга 450 мең куб.м чамасы калдыклар чыгарылды, 600 мең агач һәм куак утыртылды. Иң активлар ЭКО Мәктәп, ЭКО Гаилә, ЭКО Предприятие, ЭКО ВУЗ\СУЗ конкурсларында билгеләнде. Татарстанның иң яхшы ЭКО Гаиләсе Кырымда пансионатта ял итте. Актив татарстанлылар арасында конкурслар быел да Экомәктәп, Экогаилә, Экопредприятие, Эковуз, Экобакча (балалар бакчалары өчен); “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар, берләшмәләр өчен); “Экоүзәк” (шәһәр балалар экологик-биологик үзәкләре өчен) номинацияләре буенча дәвам итәчәк. Быел тагын “Татарстан Республикасының 100 яшел почмагы” конкурсы өстәләчәк, аның кысаларында иң актив балалар бакчалары һәм мәктәпләр үз территорияләрен төзекләндерү өчен утырту материалы алачак, бу өстәмә җәмәгать урыннары барлыкка китерәчәк.

1нче апрельдә Казанда беренче өмәләрдән берсе Кабан күле яр буенда булачак. #ЭКОяз2017 символы силуэты эмблемага нигез итеп алынган аккош булачак. Музыка һәм чын кыр кухнясы белән массакүләм чара уздырылачак.

Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтергә мөмкин булачак. Бөтен яңалыклар, фото, видео #эковесна2017 хештегы белән куелып барачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International